Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда район башлыгы ветеранның өенә барды

Ул аны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма Мәүҗүтовага 95 яшь тулды. 

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов аны РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлап, открытка һәм бүләкләр тапшырды.
Фатыйма Сөнгат кызы Чирмешән районының Түбән Чегодай  авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 

1948 елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый һәм Чирмешән районының Яңа Кади авылында лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшли. 1987 елда ул балалары янына Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Фатыйма Сөнгат кызы 4 бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнә.

Фото шәһәр сайтыннан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт бүләкләре Бөек Ватан сугышы Тыл хезмәтчәне