Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ремонт ясаучы ювелир әйберләр урлаган

Аңа ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чаллыда полиция хезмәткәрләре фатирдан әйбер урлауда шикле 32 яшьлек ир-атны кулга алдылар. 
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 41 яшьлек хатын-кыз ремонтттан соң бер ир-атны плинтус куярга чакыра.
Ир-ат аның гардеробынннан балдак, алтын браслет, цепочка, алкаларын – барлыгы 300 мең сумлык затлы бизнү әйберләрен урлый.
Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә.
Шикле ир-атны «Автозаводский» полиция бүлеге хезмәткәрләре тота. Бу вакытта инде ир-ат бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырып, акчасын туздырган була. 
Зур күләмдә әйбер урлаган өчен җинаять эше кузгатыла. Эчке эшләр идарәсе министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бурга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция криминал урлау