Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россия Герое исемендәге скверга беренче агачлар утыртылды

Чарада шәһәр җитәкчеләре, укучылар катнашты.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр хакимияте, депутатлар, активистлар белән бергә Россия Герое Сергей Чебнев  исемендәге скверда агачлар утыртты.

Бу якташыбызның батырлыгы истәлеген саклый торган ял итү зонасы булачак.

«Монда Россия Герое исемендәге сквер барлыкка килде. Аның мәйданы 56нчы мәктәп укучылары һәм шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән яшелләндереләчәк. Без юкә ачалары, сирень утырттык. Микрорайонда якташыбызның батырлыгы истәлегенә тагын бер урын барлыкка китерәбез. Бу һәлак булганнарга түгел, исәннәргә кирәк. Без Сергей Чебневны батырлыгы өчен хөрмәт итәбез һәм мәктәп укучысын хәтеребездә саклыйбыз. Еллар узар, мәктәп укучылары биредә Россия Герое исемендәге аллеяга нигез салулары турында искә алып сөйләрләр", - диде мэр.

Чарада Геройның әнисе Ольга Чебнева да катнашты. Мэр аңа скверның эскизын күрсәтеп, фикерләрен сорады.

"Улымның батырлыгын истә тотканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

Агач утыртуда катнашучыларга да рәхмәтлемен", - диде  Ольга Константиновна.

Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту экология табигать Чаллы мэры санитар айлык