Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россия Геройлары көнен билгеләп үттеләр

Шәһәрдәшләргә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов мөрәҗәгать итте.

Бүген – илебездә Россиядә Геройлары көне. Бу көнне Россиянең иң югары дәүләт бүләкләре – Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнарына ия булган каһарманнарны хөрмәтлиләр.

Чаллының «Ватан-Ана» мемориал комплексы янында шундый тантаналы чара булды.  

Анда җитәкчеләр, депутатлар, кадет мәктәпләре укучылары, хәрбиләр  катнашты.

Мемориал комплекс янына килүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов котлады.

«Бу – илебезнең 1000 еллык тарихында илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларны хөрмәтләү бәйрәме. Бүген, махсус хәрби операция барга вакытта Россия Геройлары көне аеруча әһмияткә ия. Безнең яңа буын геройлары барлыкка килде. Аларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә Россиядә миллионлаган кеше көчле һәм бәйсез илдә яши», – диде ул. 

Чара «Мәңгелек ут» мемориал комплексына чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Фәрид Салахов Россия Геройлары көне