Чаллыда «Россия суы»  Бөтенроссия акциясе узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узды

Анда Россия табигать министры урынбасары Максим Корольков та катнашты.

«Россия суы» Бөтенросиия акциясе быел Чаллыдан башланды. Россия табигать  министры урынбасары Максим Корольков өмәгә килүчеләргә рәхмәт әйтте.


–  Бүген илнең төрле төбәкләрендә яр буйларына күпме кеше чыкты. Без шул рәвешле, елгаларны саклап калабыз. Аларның чисталыгын тәэмин итәбез, – диде ул.
Мәртәбәле кунак Чаллыда Мәләкәс елгасы төбен чистрату эшләре барышы белән дә танышты.
 «Россия суы»  акциясе илнең 89 төбәгендә узды. Быелгысының Татарстанда башланып китүе гаҗәп түгел, чөнки республика биш ел рәттән бу чарада беренчелекне алып бара.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин әйтүенчә, узган ел респбликада 11 мең километр ара, быел 15 мең километр су буйларын тәртипкә китерелә. 
Анд

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


күл буен чистарту

Нет комментариев