Чаллыда «Сабан туе гүзәле» исемен кем яулар?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Сабан туе гүзәле» исемен кем яулар?

15 июньдә бәйгенең финалы узачак.

«Сабантуй гүзәле - 2023» бәйгесенең финалы «Энергетик» мәдәният сараенда үтәчәк. Финалга 11 кыз чыкты. Биредә студентлар да, шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләрендә эшләүче кызлар. Финалда алар иҗади номерлар тәкъдим итәчәк, милли киемән дефиле күрсәтәчәк.

"17 июнь, бәйрәм көнне Сабантуй гүзәле башка кызлар белән сәхнәгә чыгачак. Ул Абсолют батырны котлаячак", - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. 

"Сабантуй гүзәле - 2023" бәйгесе финалына махсус кунак итеп популяр эстрада җырчысы Илнат Фәрхуллин чакырылды. 

Исегезгә төшерәбез, "Сабантуй гүзәле" бәйгесе шәһәрдә 1993 елдан бирле уза. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабантуй гүзәле

Нет комментариев