Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәфкать туташы Илзирәнең тәүге концерты булды

Тамашачыларга нәрсә җитми калды?

Илзирә Ибраһимованың җырлавын "Яңа җырчы. Безнең буын" бәйгесендә беренче тапкыр ишеткән идем. Көчле, үзенчәлекле тавыш иясе татар халык җырын башкарып сокландырды. Шунда жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова аның турында: "Әзер җырчы. Аңа җырларга кирәк", - дигән иде.  

Бу көннән бер елдан артык вакыт узгач, 30 ноябрьдә Илзирә Чаллы тамашачысына үзенең беренче концертын тәкъдим итте. Дөрес ул моңа кадәр республика, шәһәркүләм бәйрәмнәрдә патриотик җырлары белән катнаша иде. 

Тәүге концертында Илзирә башлыча әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева шигырьләренә язылган җырларны башкарды. "Җиңү таңы", "Көрәшчеләр гимны"н башкарганда күзләр яшьләнде, күңелдә шәһәребез, илебез батырлары, талантлы кызлары белән горурлык хисе туды. 

Илзирәнең тәүге концерты уңышлы узды. Аны тамашачысы алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде. Бу аның Чаллы тамашачысы алдындагы тәүге концертының уңышлы узуының дәлиле.

Илзирә һөнәре буенча шәфкать туташы. Ул 5нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлегендә баш шәфкать туташы һәм бер ресторанда арт директор булып эшли. Җырларга яратуы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә зур сәхнәгә чыкты.  Аның репертуарында 15 җыр бар. "Син кирәк", "Җибәрмә", "Әтигә" җырларының сүзләрен ул үзе язган. "Минем ике канатым бар: берсе җыр, икенчесе сәламәтлек саклау. Икесен дә тырышып башкарам", - ди ул. 

"Сәнгатькә, мәдәнияткә килгән кеше игелекле була. Сәхнәгә менгән кешенең әйтер сүзе, тавышы, тырышлыгы, көче булырга тиеш. Илзирәдә боларның барсы да бар. Мин аны Чаллы тавышы дип бәялим", - диде Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева.  

Рәзинә Сәетгәрәева концертның башыннан ахырына кадәр кызы өчен борчылып утырды. 

“Җырларының сүзләрен онытмаса ярар иде дип теләп утырдым. Аллаһка шөкер, кызымның концерты бик матур узды. Без тырыш, максатчан кызыбыз белән горурланабыз. Аны хөрмәтләп килгән һәр кешегә зур рәхмәт.

Кызым киләчәктә дә тамашачыларын хөрмәт итсен, «йолдыз чире» белән чирләмәсен, чөнки җырчыны халык күтәрә", - диде ул. 

Илзирәнең йөрәк түреннән чыккан җырларыннан торган концертыннан тамашачылар җылы тәэсирләр белән өйләренә таралыштылар. 

Шәһәрдәшебез Гүзәл Фәхретдинова:

"Миңа Илзирәнең татар халык җырларын башкаруы җитмәде. Ул аларны бәгырьләргә үтәрлек итеп, җиренә җиткереп җырлый бит", - диде.

Илзирә киләсе концертларында тамашачыларына татар халык җырларын да бүләк итәр дип ышанасы килә. 

Февраль аенда ул Казанда беренче концертын куя. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәйнәб Фәрхетдинова Гөлзада Рзаева сәламәтлек саклау Илзирә Ибраһимова Рәзинә Сәетгәрәева