Чаллыда сайлаучыларның 84 проценттан артыгы Миңнеханов өчен тавыш бирде
Шәһәрдәшләр кайсы партияләргә өстенлек биргән?
14 сентябрьдә ТР Рәисен, 18нче Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советына һәм Чаллының шәһәр советына депутатлар сайлау булды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча Чаллыда теркәлгән сайлаучыларның 72,06 проценты (394 331 кеше) сайлауда катнашты.
Аларның 84,86 проценты ТРның бүгенге Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Бу Чаллылыларның тотрыклы үсеш һәм Татарстанның чәчәк атуына юнәлдерелгән курсны яклауларын дәлилли.
Якынча мәгълүматлар буенча Мәләкәс сайлау округында Андрей Фомичев җиңү яулады.
Шәһәр Советына 22 бер мандатлы округтан – «Бердәм Россия» партиясеннән – 19, 3 үзен күрсәткән кандидат, бердәм сайлау округы буенча «Бердәм Россия»дән – 17, «Новые люди» партиясеннән 3 кандидат депутат булып сайланды. КПРФ, «Справедливая Россия», «Коммунисты России» партияләреннән берәр кеше депутат мандаты алачак. Шулай итеп алдагы 5 елда шәһәр Советында 45 депутат эшләячәк.
Сайлау участокларында төрле партияләрдән, иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр эшләде. Алар сайлау һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен санауны карап бардылар.
Сайлауларда сайлау комиссяләреннән 1655 әгъза, 1500дан артык күзәтүче, 350 хокук саклау органы вәкиле эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев