Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлаучыларның 85,52 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирде

Мэр сайлауда катнашкан шәһәрдәшләргә рәхмәт әйтте.

Россиядә мөһим сәяси вакыйга – Россия Президентын сайлау үтте. Татарстанда үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча (11 мең кеше катнашкан), илнең хәзерге президенты – кандидатларның берсе Владимир Путин 87,31% процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Икенче урында – Владислав Даванков, өченче урында – Леонид Слуцкий, дүртенче урында Николай Харитонов.

Чаллыда да халык Россия Президентын сайлауларда актив катнашты. Якынча мәгълүматлар буенча, әлеге мөһим чарада сайлау хокукына ия булган 391 мең кешенең 84, 66 проценты үз фикерен белдергән. Аларның 2,02 проценты – Владислав Даванков, 85,52 проценты – Владимир Путин, 5,46 проценты – Александр Слуцкий, 5,77 проценты Николай Харитонов өчен тавыш биргән.   

Мэр Наил Мәһдиев хакимияттә узган киңәшмәдә әлеге мөһим сәяси вакыйгада катнашкан шәһәрдәшләргә, хезмәт коллективларына, бюджет хезмәткәрләренә, участок сайлау комиссияләрендә эшләүчеләргә, хокук саклау органнарында эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Чаллыда соңгы елларда 26 яңа мәктәп, ел саен яңа заманча мәктәпләр төзелде. Бу эшләрне милли лидерыбыз, Россия Президенты ярдәменнән башка башкарып булмас иде. Шәһәрдәшләр моны күреп, Президентны яклап тавыш бирүдә актив катнашты. Без бердәмлек, ватанпәрварлык, Ватанга мәхәббәт үрнәген тагын бер кат расладык. Чаллы шәһәре һәм Владимир Путинны сайлаган кешеләрне сайлауда җиңү белән котлыйм. Киләчәктә дә эшләребез уңышлы булыр», – диде ул. 

Мэр Чаллыда Россия Президенты сайлауларының югары  дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте. «Шәһәр гражданлык бурычы буенча имтиханны бик яхшы билгесенә тапшырды», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентын сайлау