Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда самокатта йөрүче ир-атка штраф салдылар

Аның гаебе нидә?

Чаллы инспекторлары 48 яшьлек ир-атка карата административ протокол төзеде. Ул электр самокат белән Тынычлык проспекты буйлап йөрегән була. Югыйсә, янда гына тротуар бар. Аңа 800 сум күләмендә штраф салынды.  

Исегезгә төшерәбез, самокатта йөрүчеләр катнашында быел 2 юл һәлакәте булды. 18 апрель көнне Тынычлык проспектында 32 яшьлек ир-ат гомере өзелде. Ул руль белән идарәне югалтып егылды. 

24 июль көнне 24 яшьлек егет исерек килеш самокатта бордюрга һәм юл билгесенә килеп менде. Башы җәрәхәтләнеп аны хастаханәгә озаттылар. 

Фото Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самокат