Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәхси балалар үзәген яптылар

Сәбәбе - кызамык авыруы ачыклану.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев Чаллыда 5 кызамык очрагы теркәлүен хәбәр итте. Авыру «Монтессори» шәхси балалар үзәгендә ачыкланган. Шул сәбәпле аның эшчәнлеге суд карары белән 40 тәүлеккә туктатылган.

– Шәһәрдә кызамыкка каршы вакцинация үткәрү эшен көчәйтергә кирәк. Әлегә исә кешеләрнең күбесе ялда. Кайберләре шәһәр янындагы йортларда яши. Шуңа да карамастан без һәркемгә барып җитеп, бу чараның мөһимлеген аңлатырга тиеш. Бүгенге көндә балалар һәм зурлар шифаханәләрендә кызамыкка каршы прививка ясатып була, – диде баш санитар табиб.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә мәгълүмати-профилактика чараларын көчәйтергә кушты. «Белгеч буларак,  халыкка бу чир белән көрәшү юлларын аңлатыгыз, чирләмәс өчен нишләргә кирәген әйтегез. Бүген бу гаилә проблемасы гына, иртәгә зурга әйләнергә мөмкин. Безнең өчен һәр бала кадерле», – диде ул. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы