Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шигърият бәйрәме. Фотолар

Анда шәһәрнең әдәбият-сәнгать өлкәсендә премия лауреатлары билгеле булды.

Бүген халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды. Шул уңайдан Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да төрле чаралар оештырылды.

Чаллы халкы: җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре, язучылар, артистлар 16нчы бистәдәге Тукай һәйкәле янына җыелды. 

Шигърият бәйрәмен балалар бакчаларына йөрүчеләр башлап җибәрде. Аннары аларны мәктәп укучылары, "Тылсым" балалар театр студиясенә йөрүчеләр алыштырды. Малайлар һәм кызлар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр.

Чаллы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов мэр Наил Мәһдиев исеменнән халыкны Тукайның 140 еллык юбилее белән котлады. Ул үзенең чыгышында татар халкының бөек шагыйре юбилее хөрмәтенә республикада һәм шәһәрдә зур чаралар оештырылуын билгеләп үтте. "Кырлай авылында Тукай музеена капиталь ремонт ясалды. Аны тантаналы төстә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Бу минутларда Казанда Тукаебыз юбилеена багышланган чара уза. Анда Рәисебез Тукай премиясен тапшырачак. Лауреатлар арасында Чаллы язучысы Лилия Гыйбадуллина да бар. Бу безнең өчен сөенеч", - диде ул.

Винер Хәмитов мәдәният-сәнгать өлкәсендә аеруча уңышларга ирешкән кешеләргә Чаллының премиясен тапшырды. 

Быел әлеге бүләккә Татарстанның халык артисты Илфат Әскәров, язучы Земфира Исламова, рәссам Лима Букина һәм "Энергетик" мәдәният сараеның Алексей Краснов исемендәге ветераннар халык хоры лаек булды.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үзенең чыгышында Лилия Гыйбадуллинаның Тукай премиясен алуын Чаллының -400, "КАМАЗ"да беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулган елда зур бүләк дип бәяләде. 

Чаллы язучылары Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.

Шигърият бәйрәмендә Чаллы театры артистлары Илфат Әскәров, Рафил Сәгъдуллин, Лилия Минһаҗева, Алсу Хәбетдинова Тукай шигырьләрен сөйләделәр. 

"Болгар" бию театры солисты Гөлназ Закирова "Тәфтиләү" җырын башкарды.

Бәйрәмгә килүче татар зыялылары Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Шигьрият бәйрәме "Туган тел" җыры белән тәмамланды. 

Кыска гына гомер юлында Габдулла Тукай халкына мирас итеп мәгънәле, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган әсәрләр калдырды. Аларны бакчага йөрүче нәниләрдән башлап чал чәчле өлкәннәр дә укый. Бу бөек Тукаебызның үлемсезлеген раслый.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Гыйбадуллина Илфат Әскәров Факил Сафин Чаллыга 400 Камазга -50 Чаллы театры артисты Тукайга -140