Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Сихерче»не күрсәтәчәкләр

Чаллы татар дәүләт драма театры премьера спектаклен 3 көн рәттән куячак.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сезонны "Диләфрүзгә 4 кияү", "Ак калфак" спектакльләре белән башлап җибәрде. Чиратта - Нәбирә Гыйматдинованың повесте буенча "Сихерче" спектакле. 

"Әлеге спектакль халык уеннары, җырлар белән сугарылган. Анда без белеп бетерми торган гореф-гадәтләр чагылачак. Гомумән, безнең премьера спектакльләребез Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы алшартларына туры килә", - ди театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

"Сихерче" спектакле 8-10 декабрьләрдә куелачак. Исегезгә төшерәбез, анда яшь артист Алсу Сәгыйдуллина уйный. 

Чаллы татар дәүләт драма театрына 4 яшь артист килүе турында монда язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев