Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 459 гаиләгә торак төзелә
Алар кайчан файдалануга тапшырылачак?
Чаллының 78нче комплексында социаль ипотека прогрммасы буенча 3 күпкатлы йорт төзелә. Бу – 459 гаилә яңа фатирлы була дигән сүз.
Хәзерге вакыта Дәүләт торак фонды заказына социаль ипотека программасы буенча 6 яңа йорт төзелә. Алар Җиңүнең 40 еллыгы урамы ягында, «КАМАЗ» спорт комплексы янында булачак.
Биредә 78/10, 78/11 һәм 78/12 йортларына субай сугыла башлады. Тиздән 18 катлы йортлар барлыкка киләчәк. Бу йортларны киләсе елга файдалануга тапшырырга җыеналар.
Иртәрәк төзелә башлаган йортларны быел файдалануга тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев