Чаллыда солдат акчасын үзләштергән хатын-кызны тоттылар
Ул 7 млн сумны туздырырга өлгергән.
СВОда һәлак булган хәрби акчасын үзләштерүдә гаепләнүче 52 яшьлек хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итте. Хокук сакчылары белдерүенчә, ул алдап 7 млн сумнан артык акча алган.
Азнакай картлар һәм инвалидлар интернатында торучы туганының улы СВОда һәлак булганын белгәч, тизрәк аның янына ашыккан. Туганы деменция белән авырган. Шуның белән файдаланып, ул аның пенсиясен һәм һәлак булган улы өчен бирелә торган акчалата компенсацияне үзләштерү хәйләсен корган. Интернат директоры һәм Актүбә поселогы башкарма комитетының җаваплы кешесе белән сөйләшеп, үзенә туганы исеменнән акча алу өчен ышаныч кәгазе (доверенность) ясаткан.
Февраль аенда туганы үлеп киткән. Әмма ул аның исеменә счёт ачып, 7 млн сумнан артык акча туздырырга өлгергән. Бераздан шул ук счётка тагын 8 млн сум күчкән. Монысын инде салдырырга өлгермәгән. Хокук сакчылары счётка арест салган.
Тикшерү барышында хатын-кыз гаебен танымады. Акчаларны, үлгән туганы теләген исәпкә алып, тоттым дип акланды. Хәзер әлеге хатын-кызның милегенә арест салынды. Ул 13 млн сум дип бәяләнә. Үзенә карата җинаять эше кузгатылды. Суд булачак. Интернат җитәкчесе һәм Актүбә поселогы башкарма комитеты белгече дә җаваплылыкка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев