Чаллыда спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчене тоткарладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчене тоткарладылар

Машинасын штраф стоянкага җибәрделәр.

Бүген төнлә ГАИ инспекторлары Энергетиклар тыкрыгында Лада Приора машинасы йөртүчесен тоткарладылар. 1982 елгы ир-ат спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.

Инспекторлар аны наркология диспансерына озатканнар. Нәтиҗәдә канында 0.969 мг/л спир ачыкланган.

Аңа карата җинаять эше кузгатылган, машинасы штраф стоянкага җибәрелде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гаи спиртлы эчемлекләр машина йөртү таныклыгы булмаган

Нет комментариев