Чаллыда су җылыту җиһазлары заводы ачыла
Тантанага ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.
Кытайның көнкүреш җиһазлары җитештерүче Haier компаниясе ноябрь ахырында Чаллыда яңа завод ача. Анда су җылыту җиһазлары җитештереләчәк.
Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. Бу хакта ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
«Haier уңышлы эшли. 27 ноябрьдә яңа завод ачарга җыена», – диде ул.
Су җылыту җиһазлары заводы «Хайер РУС» индустриаль паркында 28 мең кв метр мәйданны били. Ул көнкүреш техникасы чыгаручы Россиядәге 5 нче кытай заводы булачак. Әлеге завод төзелешенә 4 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев