Чаллыда сукбай этләр өчен транспорт алачаклар
Бу хакта шәһәр Советы сессиясендә хәбәр иттеләр.
Урам этләре өчен шәһәр администрациясе җаваплы. Аның төп бурычы - халык куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шулай итеп, сукбай этләрне стерильләштерү, приютка урнаштыру да җирле хакимият өстендә. Этләрне приютка тотып алып китү өчен транспорт кирәк. Бу максатка бюджетка кергән өстәмә керемнәрдән 1 миллион 300 мең сум бүлеп бирелә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев