Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер яңа мәктәп төзелә?!

Мэр аның кайсы бистәдә булачагын әйтте.

2025 елда Мәләкәс арьягында яңа мәктәп төзеләчәк. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

«Хөкүмәттә бу мәсьәлә буенча сөйләшү булды. Мәләкәс арьягында 39нчы мәктәптә укытуны өч сменада оештырмас өчен тагын бер яңа мәктәп кирәк. Чаллыда балалар саны арта бара.  2030 елдан соң балалар саны кимесә дә, без икенче сменага китә алабыз. Якын 10-15 елда мәктәпләр ярымбуш булыр дип кайгарыса юк. Балалар бакчаларында  да  шундый ук хәл. 110 урынлы бакчага 121 бала йөри. 6-7 елдан соң 100 урынга 100 бала булачак. Безнең гомердә бакчалар да тулы булачак», – диде мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп Чаллы мэры