Чаллыда тагын бер яңа мәктәп төзелә
Бу хакта ТР икътисад министры хәбәр итте.
Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Чаллыда яңа мәктәп төзеләчәген хәбәр итте.
«2025 елда Чаллыда яңа мәктәп төзеләчәк, Яр Чаллы политехника көллияте ремонтлана. Исемлектә шулай ук автоградның сәламәтлек саклау учреждениеләре бар», – диде.
2024 елның көзендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мәләкәс аръягында 2025 елда яңа мәктәптә төзелә дигән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев