Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын юл ябыла

Сәбәбе: җылылык челтәрләрен ремонтлау.

"Татэнерго АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе мөһим хәбәр җиткерде. 

Яр Чаллы проспектындагы юл астындагы магистраль җылылык челтәрләрен реконструкцияләүгә бәйле эшләр башкару сәбәпле, "Дом обуви" тукталышыннан ГЭС поселогына табан юлның бер өлеше ябыла. Хәрәкәт 19 июль 19 сәгатьтән башлап 21 июль киченә кадәр чикләнә.

Юл ябу схемасы ГАИ белән килешенгән. 

Җылылык челтәрләре предприятиесе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, вакытлыча куелган юл билгеләре буенча йөрергә чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ябыла чикләүләр