Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда таксист хатын-кызны талаганнар

Гаепләнүче - 20 яшьлек егет.

Инцидент таксида барганда була. 20 яшьлек пассажир шалтырату өчен шофёр хатын-кыздан телефонын биреп торуын сорый. Янәсе, дусты көтеп торамы-юкмы -  белергә кирәк. Такси йөртүче каршы килми. Егет тә шалтыраткан кебек итә. Әмма чынлыкта счётыннан 6500 сум акчасын урлый.

Зыян күргән хатын-кыз хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Гаепләнүче эзенә бик тиз чыгалар. Ул – Башкортстан егете. Шул рәвешле 15 мең сум урлап, бер тапкыр тотылган булган. Хәзер аңа карата тагын «Банк счётыннан урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Егеткә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев