Чаллыда талпаннан зыян күрүчеләр саны 3,5 тапкырга арткан
Яз иртә килү сәбәпле, канэчкеч бөҗәкләр быел иртә уянды.
Бер ай эчендә талпаннан 106 кеше зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга күбрәк.
«2024 елда шул ук вакыт эчендә 30 кеше зыян күргән иде. Быел табибларга мөрәҗәгать итүчеләр күп. 37 кешегә талпан Чаллы территориясендә кадалса, 38 кеше Тукай районында, 31 кеше республиканың 10 районында зыян күргән», – дип белдерде Роспотребнадзор идарәсенең эксперт-белгече Ромил Аксаков.
Бакча сезоны ачылды. Канэчкеч бөҗәкләрне 46 кеше шуннан эләктереп кайткан. 17 шәһәрдәшкә урманда кадалган, 13 кеше шәхси хуҗалыкларында зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев