Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннан зыян күрүчеләр саны - 650дән артык

“Шәһәрдәшләрнең күбесе канэчкеч бөҗәкләрне шәһәрдән читтә эләктерә», - ди Роспотребнадзор белгече.

Сезон башыннан Чаллыда талпаннан 657 кеше зыян күргән. Аларның 143е – балалар. Бу – шәһәр хастаханәләренә мөрәҗәгать итүчеләр генә. Талпанны үзләре тартып чыгаручыларны да исәпкә алсаң, саннар тагын да күбрәк булачак. 

«Шәһәрдәшләрнең күбесе канэчкеч бөҗәкләрне шәһәрдән читтә эләктерә. Зыян күрүчеләрнең 43% бакчаларыннан ияртеп кайтса, 25% - урманнан. 15% - алан-кырлардан. Шуны да искәртергә кирәк: быел талпан кадалу очраклары 32 %ка азрак”, - ди Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге баш белгеч-эксперты Ромил Аксаков.  

Талпан энцефалиты булдырмау максатыннан Чаллыда ел да профилактик чаралар үткәрелә. Парк, сквер кебек кеше күп йөри торган җәмәгать урыннарында, балалар ял итү территорияләрендә талпанга каршы агу сиптерәләр. Әмма бөтен территорияне эшкәртеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үзеңә дә күрергә кирәк. Хәзер гөмбә сезоны башланды. Талпаннар һаман актив. Белгечләр сак булырга киңәш итә. 

«Урман, кырларга чыкканда каплаулы өс киеме кияргә кирәк. Шулай ук талпанга каршы махсус аэрозольләр (репеллентлар) куллану хәерле. Талпан кадалган очракта, кичектермичә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Талпан боррелиоз, энцефалит һәм башка шундый куркыныч авырулар китереп чыгара», – ди Ромил Аксаков. 

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев