Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»ның беренче директоры вафат

Аңа 99 яшь иде.

Чаллыда "КАМАЗ" заводының беренче генераль директоры Лев Борис улы Васильев вафат булды. Бу хакта "Вести КАМАЗа" матбугаты хәбәр итте. 

Лев Борисович 1925 елда Мәскәүдә туып үсә. Хезмәт юлын СССР су флоты базасында шофёр булып башлый. 1943-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан яраланып кайткач, тормышын ныклап автомобиль белән бәйләргә була. Мәскәү автомеханик институтын тәмамлый. Гади инженердан ул директор вазыйфасына кадәр күтәрелә. 

1968 елда аны СССР автомобиль сәнәгате министры урынбасары итеп билгелиләр. Берьюлы ул Чаллыда "КАМАЗ" заводын да җитәкли башлый. Заводны проектлау, төзелеш, йөк машиналарын җитештерү - барысы да Лев Борисович йөкләнә. "КАМАЗ"да хезмәт итүчеләрне дә кайгырта ул. Алар өчен йорт мәсьәләсен хәл итә. Чаллы, Зәйдә 3,6 мең кв. метр йорт, 27 мәктәп, 55 балалар бакчасы төзелә. Тернәкләндерү лагерьлары, БСМП, "Татарстан", "Кама", "КАМАЗ" кунакханәләрен төзүдә дә аның өлеше зур.  

1981 елда ул Мәскәүгә автомобиль сәнәгате министры урыбасары һәм "Москвич" заводы директоры итеп билгеләнә. 1984 елда СССРның җиңел һәм азык-төлек сәнәгате һәм көнкүреш приборлары өчен машина төзелеше министры була. Лев Васильев  күп тапкырлар дәүләт бүләкләренә ия булган шәхес. Ул - "КАМАЗ"ның атказанган хезмәткәре.

Бүген төштән соң "КАМАЗ"ның генераль дирекциясе каршында мәрхүм Лев Васильевны искә алу чарасы оештырылачак. 

Фото www.vestikamaza.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев