Чаллыда тәрәзәдән шешә ыргытучы җәзага тартылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тәрәзәдән шешә ыргытучы җәзага тартылды

Зыян күргән машина хуҗасы аны судка бирде.

64/07 йортында яшәүче ир-ат өске каттан шешә ыргытып, «Киа рио» машинасына тия. Автомобильгә җитди зыян салына. Хуҗасы аны ремонтлау өчен 86 мең сум тирәсе акча сарыф итә һәм йортта яшәүчене судка бирә. Суд зыян күрүченең хокукларын яклап чыга. Салынган зыяннан тыш, ир-атка эксперт, юрист, почта хезмәтләре чыгымнарын һәм дәүләт пошлинасын түләргә тиеш. Нәтиҗәдә – 97 мең сум. Суд карары әлегә үз көченә кермәде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев