Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар яшьләре форумы үтәчәк

Чара татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау масатыннан оештырыла.

24 һәм 25 октябрь көннәрендә «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак.

Әлеге чара Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Форумда югары һәм һөнәри белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары катнашачак. Чара татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, шулай ук яшьләрнең игътибарын татар телен һәм аның кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм үстерүгә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Программа кысаларында Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары үз проектларын эшләячәк, татар халкының милли традицияләрен һәм уеннарын искә төшерәчәкләр. «Хореография», «Театр серләре», «Вокал»,«КВН», «Ораторлык осталыгы», «Милли мәдәният элементлары белән бизнес» .юнәлешләре буенча мастер-классларда да катнашачаклар.

Шулай ук, чараның икенче көнендә, 25 октябрьдә, мастер-класслар барышында алган белемнәрне тәкъдим итү дә булачак.

Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев