Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар яшьләре форумы узачак

Чарада катнашучылар проектларын тормышка ашыра алачак.

24 һәм 25 октябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак. Анда шәһәр студентлары катнашачак. Әлеге чараның максаты - татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, яшьләрнең игътибарын татар теленә юнәлтү, аны үстерүгә җәлеп итү. 

Программа кысаларында студентлар проектлары өстендә эшләячәк, төрле мастер-классларда («Хореография»; «Театр серләре»; «Вокал»; «КВН»; «Ораторлык осталыгы»; «Милли мәдәният элементлары белән бизнес») катнашачак, татар халкының милли традицияләрен һәм  уеннарын искә төшерәчәкләр.

Яшьләр үз проектларын «Мизгел» милли-мәдәни клубы ярдәмендә ел дәвамында тормышка ашыра алачак. 

Форумның икенче көнендә, 25 октябрьдә, мастер-класслар барышында алган белемнәрне гамәлдә күрсәтәчәкләр. Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә. 

Исегезгә төшерәбез, форум башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе тарафыннан «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев