Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар теле белән кызыксыну елдан-ел арта

Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев республика укытучыларының август конференциясендә татар теле фәнен яратучы балаларның артуын әйтте. 

«Шәһәребезнең мәгариф учреждениеләрендә 62 милләт баласы укый. 11  мәктәптә татар телендә белем бирелә. Татар телен өйрәнү белән кызыксыну елдан-ел арта бара: әгәр биш ел элек татар теленнән имтиханны 55 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырган булса, быел алар – 800! Татар теле буенча республика олимпиадасында 36 укучы җиңүче һәм призер булды», – диде ул.

Татарстан Мәгариф министры Илсур Хадиуллин да үзенең чыгышнда татар теленнән имтихан нәтиҗәләре турында әйтте. 2025/2026 уку елында 9нчы сыйныф укучыларының 5 835е татар теле сайлаган.

79 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырган, аның 5се Чаллыдан. 

Фото шәһәр хакимиятеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучыларның август киңәшмәсе