Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар теле укытучылары семинары үтте

Анда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру хакында сөйләштеләр.

Чаллының 28 нче мәктәбендә 19 нчы декабрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды. Чарада  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру” темасы күтәрелде. Шулай ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте. Дәресләрдә укучыларны укуга кызыксындыру, әсәрләргә мәхәббәт уяту  максатыннан төрле алымнар файдаланылды.   

Семинарда катнашучыларга концерт номерлары да күрсәтелде. Рус мәктәбендә белем алучы балаларның гармунда, курай һәм гитарада уйнаулары кунакларның күңеленә хуш килде.   

Чарада катнашучыларны мәктәп кысаларында эшләүче музей эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. “Палеонтология”,  “Сугыш чоры геройлары”, “Татар өе”, Рус йорты”  бүлекләренең экспонатлары турында математика укытучысы Илнур Нәбиуллин сөйләде. Музей аша укучыларга гореф-гадәтне тапшыру аеруча отышлы булды. 

Чарада катнашучылар семинар югары дәрәҗәдә оештырылган дип бәяләде. Мәктәп диреткоры Илдар Әхмәтҗановка рәхмәт сүзләре ирештерде. 

Дания Баһаутдинова, 28 нче мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф