Чаллыда «Татарча диктант» үтәчәк
Аны өйдән дә язып була
2025нче елның 14 ноябреннән алып 16 кадәр Чаллыда «Татарча диктант» үтәчәк. Әлеге дөньякүләм мәгариф чарасы татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, татарча хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру максатыннан оештырыла. Анда Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илдә яшәүче кешеләр катнаша ала.
14 ноябрь 8.30да әлеге чара М. Вахитов исемендәге 2 гимназиядә башлана. Сәгать 10 «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм чараның рәсми сайтында онлайн-трансляция үтәчәк. Диктантны өйдән яисә үзегезгә уңайлы урында тыңлап язарга һәм Бөтендөнья татар конгрессына җибәрергә мөмкин. Диктант 1 ай дәвамында тикшерелә, билгене күрү өчен бланкта язылган исем-фамилия, телефон номеры аша чара сайтына керергә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр әлеге чара 9 ел элек Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлангычы белән үткәрелде. Бүгенге көндә «Татарча диктант»ны 31 ил, Россиянең 74 төбәгендә язалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев