Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татарча көрәш турниры җиңүчесен саллы бүләк көтә

7 майда Чаллыда Нәзарәт Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак.

Төп приз (хаҗга юллама) һәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаучылар арасында җирәбә аша уйнатылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру максатын куя.

Ярышларны оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россия һәм Татарстанның көрәш федерацияләре, Чаллы мөхтәсибәте.

Ярышлар «Витязь» спорт комплексында узачак. Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән спортчылар катнашыр, дип көтелә. Турнирга 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган, медицина белешмәсе алган мөселманнар чакырыла. Чаллы данын ярышларда Россиянең спорт мастеры Айназ Тимеров яклап чыгачак.

Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак. Ярышларның баш казые булып Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев торачак.

Спортчыларны үлчәү – иртәнге сәгать 8.00дә, турнир 10.00да башлана. Барлык сораулар белән +7 (8552) 56-65-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була (Чаллы мөхтәсибәте).

Шунысы игътибарга лаек: узган турнирда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ингушетия, Карачай-Черкесия, Дагыстан, Оренбург, Самара өлкәләреннән 100дән артык спортчы катнашты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев