Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы - 2024» узачак

Ярышларда 10 меңләп кеше катнашыр дип өметләнә оештыручылар.

10 февраль көнне Чаллыда "Татарстан чаңгы юлы - 2024" ("Лыжня Татарстана - 2024") ярышлары узачак. Ул гадәттәгечә ике урында - Яр буе паркында (Лесная) һәм ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял итү паркында оештырылачак. 

Ярышларда ел саен 10 меңнән артык кеше катнаша. Быел да аз булмас дип ышана оештыручылар. 

"Узган ел 3 яшьлек малай катнашты. Әтисе белән икесе үз дистанцияләрен үттеләр. Чаңгы узышлары гаилә ярышларына әйләнеп килә. Агымдагы ел гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа күрә "Татарстан чаңгы юлы" узышларына гаиләләре белән көтәбез", - ди физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов. 

 Ярышлар сәгать 11:00дә башлана. 9:10да балалар бакчасына йөрүче сабыйлар көч сынашачак. Алар өчен 400 метр дистанция билгеләнде. 

Сәгать 9:30-9:55кә кадәр спортсменнар узышачак. Аларның дистанциясе - 5 км. 

Сәгать 10:00дән ветераннар, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр, 17 яшькә кадәр егет-кызлар катнашачак.

11:15тә стартка шәһәр җитәкчеләре басачак. Соңыннан 18 яшьтән алып теләгән һәркем катнаша алачак. Алар өчен 2 км билгеләнде. 

Җиңүчеләрне грамота, медаль, кубоклар һәм бүләкләр көтә. Табибтан сәламәтлек турында белешмә (справка) кирәк түгел. Спортсменнардан гына сорала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев