Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда театр артисты концерт куячак

«Тамашачыларга сыйфатлы, мәгънәле концерт күрсәтәсем килә», – ди ул.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Марсель Мөсәвиров концерт куярга әзерләнә. 
Ул Чаллыга килгәнче Башкортостан шәһәрләрендә тулы залларда концерт куя иде. Талантлы егет тамашачылар күңеленә  «Тюльпаннар» җыры белән кереп калды.

«Пандемия башлангач концертлар тукталып торды. Аннары Чаллы театрына эшкә килдем һәм үземне тулусынча рольләремә багышладым. 3 ел җырламыйча тордым. Үземнең дә Чаллыда концертымны куярга теләгем бар иде. Театр җитәкчеләре дә фатиха бирде. «Октябрь ахырында сәхнә буш, концертыңны эшлә», – диделәр. Тәвәкәлләп 28 октябрьгә көн алдым. Концертымда «Мунча ташы»нда эшләп киткән Рөстәм Хәсәнов, Чаллының популяр җырчысы Артур Салихов катнаша. Сценарий өстендә эшли башладык кына әле. Бәлки тагын берәр «йолдыз» катнашыр. Сюрпризлар булачак әле", - дип сөйләде Марсель Мөсәвиров. 

Программада юмор, тормыштагы кызык хәлләр, матур җырлар булачак.

«Тюльпаннар», «Балыкчы», «Туганнарым», «Икәү бергә булганда» җырларына төшерелгән клипларны да экраннан күрсәтергә җыенам. Бу концертта мин Чаллы тамашачысын үзем белән таныштырырга телим. Аларга мин театр артисты буларак таныш, ә җырлаганымны күбесе белми. Тамашачыларга сыйфатлы, мәгънәле концерт күрсәтәсем килә», – диде яшь артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу мәдәният театр