Чаллыда «Теләкләр чыршысы» акциясе башланды
Анда кемнәр катнаша?
Чаллыда традициягә әйләнгән «Теләкләр чыршысы» акциясенә старт бирелде. Хәйрия чарасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты.
Алар чыршыдан «Асылташ» балалар приютында тәрбияләнүчеләр һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларның теләкләре язылган шарлар алдылар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев өч баланың хыялын тормышка ашыра. Яңа ел адыннан берсе – футбол уены өчен бутсы, икенчесе – нейротренажерлы, өченчесе чыбыксыз наушниклы булачак.
«Без ел саен шәһәр Советы депутатлары белән бергә «Асылташ»ка барабыз, биредә тәрбияләнүчеләрне яңа ел белән котлыйбыз. Бүләкләр тапшырабыз. Бу – балалар өчен генә түгел, депутатлар өчен дә кирәкле, мөһим вакыйга», – диде Наил Мәһдиев.
Фәрид Сәлахов баланың хыялын тормышка ашырып, йорт өчен һава дымландыргыч бүләк итәчәк. Ирина Сәгыйдуллина бизәнү әйберләре җыелмасына кызыккан кызны сөендерәчәк. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова чыбыксыз наушниклар һәм дельфинарийга билет биреп сабыйларны шатландырачак. ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин бер балага смартфон бүләк итәчәк.
Шәһәр Советы депутатлары Марат Мөхәммәдиев, Шамил Әюпов, Тимур Нусратов, Виталий Агапов, Абдулхак Батюшов, Марсель Төхватуллин һәм башка депутатлар да могҗизалы бәйрәм алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы вазифасында балаларга бүләкләр бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев