Чаллыда телефон карагын сугып үтергән ир-атка нинди җәза билгеләнде?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда телефон карагын сугып үтергән ир-атка нинди җәза билгеләнде?

Шәһәр судында гаепләнүчегә хөкем карары чыгардылар.

Фаҗига узган ел ГЭС бистәсендә була. Ир-ат һәм аның телефонын урлаган күршесе арасында тавыш чыгып китә. Телефон хуҗасы аны каты итеп кыйный. Зыян күрүче ир-атка табиблар чакырталар, әмма гомерен саклап кала алмыйлар. Ул шәһәр хастаханәсендә җан бирә. 

Моннан берничә ай элек тулай торакта да гаепләнүче ир-ат күрше хатынына балта белән ташланган була. Аның башын яру һәм аяк тезләрен сугып сындыру белән яный. Хөкем чыгарганда бу очракны да исәпкә алдылар. 

Саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерүдә гаепләнүче ир-атны 7 ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд утырышы

Нет комментариев