Чаллыда теннис үзәге төзелә
Шәһәрнең инвестиция советы утырышында «Теннис үзәге» проектны тәкъдим итте.
Теннис үзәге ябык комплексында ел буена шөгыльләнергә мөмкин булачак. Үзәк янындагы территория төзекләндереләчәк. Объектның гомуми мәйданы 3,1 мең квадрат метр. Биредә биш ябык һәм алты профессиональ өслекле ачык корт булдырылачак.
Үзәк базасында балалар һәм зурлар өчен даими тренировкалар һәм спорт секцияләре оештыру, төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру планлаштырыла. Комплекс составында контроль-үткәрү пункты һәм 57 машинага исәпләнгән парковка, террториториядә җәяүлеләр юлы ясалачак.
Шәһәрдә тагын 20 өстәмә эш урыны булачак.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әлеге проектны гамәлгә ашырырга кирәклеген әйтте. «Объект шәһәргә кирәк. Без аны һичшиксез хуплаячакбыз. Теннис үзәгенә Чаллы халкы арасында ихтыяҗ зур булачак», – диде ул.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев