Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тиеннәргә чикләвек сорыйлар

Социаль челтәрләрдә тиеннәр турында сәер хәбәр таралды.

"Чаллының ГЭС бистәсендәге паркка тиеннәр алып килгәннәр. Тик кешеләр моны белми һәм чикләвексез килә. Язылучылары(интернеттагы) күп булганнар, халыкка бу хакта сөйләгез әле. Тиеннәр кешеләр янына төшә, чикләвек көтә" диелә хәбәрдә. Без мәдәният һәм ял паркы директоры Илья Черкашин белән телефоннан элемтәгә кердек. Ул паркка тиеннәр китертмәүләрен әйтте.

“Мин әлеге постны социаль челтәрләрдә күрдем, тик андагы фото да безнең парктан түгел, тиеннәрне дә үрчетмәдек.  Дөрес, шәһәрдәшләребез шул ук интернетта бездә тиеннәр күренә башлавын язды, видеолар урнаштырды. Тик аларның кайдан, ни сәбәпле килүе билгесез”, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев