Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тиешсез урында су керсәң штраф түләтәчәкләр

Шәһәрдә андый 8 урын бар.

Чаллыда 3 пляжда су керергә рөхсәт ителә. Алар Ф. Табеев исемендәге яр буе, шәһәрнең Үзәк урамында урнашкан "Су Анасы" һәм Раскольников урамы янындагы "Добрый ветер" вейк паркы пляжлары. Моннан тыш, быел "Навигатор" спорт мәктәбе янындагы яр буенда да ял итү зонасы ясыйлар. Ул "Рәхәт Beach" дип аталачак. 

Чаллыдагы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Әбүзәр Ногманов су коенырга ярамаган пляжларны да атады. Аларның саны 8әү. 

"Мәләкәс елгасында су керергә ярамый. Кыңгыраулы күпер һәм "Жемчужина" санаториясе янындагы яр буйлары турында сүз бара. "Навигатор" һәм "Маяк" көймә станцияләре, 48нче комплекс артында, карьер комплексындагы күлдә, Тукай районындагы Первомайка һәм "Весна" бакчачылык ширкәте янындагы яр буйларында су керү катгый тыела", - ди Чаллының ГИМС җитәкчесе. 

Анда белдерү такталары эленеп тора. Көн саен ГИМС хезмәткәрләре тикшерү белән йөри. Тиешсез урында су керүчеләр ачыкланса, аларга административ штраф салыначак.  Физик затларга 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазифаи затларга 4000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф каралган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су коену сезоны

2
X