Чаллыда булачак бәйрәмнәргә күпме акча биреләчәге билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда булачак бәйрәмнәргә күпме акча биреләчәге билгеле

Мэр бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.

Бүген шәһәр Советының чираттагы сессиясе булды. Депутатлар милли һәм халык бәйрәмнәрен үткәрү өчен 14,4 млн.  сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иттеләр. 

Тиздән Чаллыда өч зур бәйрәм: 17 июньдә – Сабан туе, 24 июньдә – Яшьләр көне, 30 августта Республика һәм шәһәр көне уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык бәйрәмнәрне 9 май кебек югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк дип искәртте. 

«Җиңү бәйрәменең режиссеры Марина Костинага рәхмәт. Чаллыда 9 май бәйрәме якты, матур, маштаблы булды. Калган бәйрәмнәрне дә шулай үткәрергә кирәк. Бәйрәмнәр кирәк, аларсыз без нишлибез», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу сабантуй милли бәйрәмнәр

Нет комментариев