Чаллыда Төмән егете машинасыннан шикле төргәк таптылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Төмән егете машинасыннан шикле төргәк таптылар

Экспертиза үткәрелде.

Чаллы инспекторлары Тула-1 постында Төмән өлкәсеннән юл тотучы автомобильне туктата. 26 яшьлек егет үзен шикле тота башлый. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинасын тикшерергә була. Утыргыч астыннан төргәк табалар. Тиз арада экспертиза ясала. Төргәк эчендәге матдә марихуана булып чыга. Авырлыгы - 385 грамм. 

Егет наркотик матдә сатучы интернет-магазинга апрель башында гына эшкә урнашуы турында сөйләп бирә. Ул заказны Тверьдан Магнитогорск шәһәренә илтәргә тиеш була. Максатына ирешә алмый. 

Гаепләнүче сак астында. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев