Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төнлә 6 яшүсмерне тоттылар

Ата-аналары җаваплылыкка тартылды.

Чаллыда «Курорт» операциясе бара. Аның кысаларында хокук сакчылары парк, скверларны, яр буйларын һәм башка җәмәгать урыннарын тикшерә. Рейдларның берсендә алар төнге вакытта йөрүче бер төркем яшүсмерләрне тоталар. Закон буенча алар әти-әниләреннән башка сәгать 22:00дән соң урамда үзләре генә йөрергә тиеш түгел. 6 яшүсмернең ата-аналарына балаларына игътибарсыз булганнары өчен протокол төзелгән.  

Җәмәгать урыннарын көн саен 10 полиция хезмәткәре, шулай ук тәртип саклау буенча 18 җәмәгать берләшмәсе һәм муниципаль хезмәткәрләр тикшереп йөри. «Курорт» операциясе 15 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел әлеге операция кысаларында өч җинаять һәм 67 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков хәбәр итте. Монда яздык.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев