Чаллыда ТОР резидентлары саны артачак
Аларның проектларын Рөстәм Миңнеханов хуплаган.
Чаллыда ТОР (алгарышлы үсеш территориясе) резидентлары саны артачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте. Хәзерге вакытта алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 50 предприятие эшли. Тагын 3 бизнесмен үз проектларын тәкъдим иткән. Өчесе дә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән хупланган.
«Һәрбер проектка игътибарлы булырга кирәк. Бүгенге көндә салым базасын үстерү өстендә эшләү бурычы тора», – диде ул.
Узган ел ТОР резидентлары шәһәр бюджетын 400 млн сумга тулыландырды. Әлеге акчалар дотацияләнгән социаль проектларны тормышка ашыруга тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев