Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төзелеп килүче иң зур мәчеткә яңа гөмбәзләр алып кайттылар

Сызымнар буенча иман йортының ике манарасы «Кол Шәриф» мәчетенекеннән дә биегрәк булачак.

Чаллыда төзелеп килүче “Җәмигъ” мәчетенең 2 гөмбәзенә тутыкмый торган корыч молдинглар куя бушладылар. Моннан тыш, мәчетнең 2нче һәм 4нче блокларына урнаштырылачак гөмбәзләр өчен дә корылмалар кайтарганнар. Аларны шушы көннәрдә җыя башлаячаклар. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасына иман йортының матбугат хезмәте белгече Ләйсән Хәйруллина хәбәр итте. 

Яз айларында гөмбәзләрне махсус фирүзә төстәге материал белән дә тышлаячаклар. Төзүчеләр сүзләренә караганда бу эшне көннәр җылыткач кына башкару шарт. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең йөзек кашы булачак мәчет бинасы утыз ел буе төзелми яткан иде. Шәһәр хакимияте, депутатлар, эшмәкәрләр ярдәме белән объектта кабат эшләр җанланды. Сызымнар буенча мәчетнең дүрт манарасының икесе 76 метр булырга тиеш. Чагыштыру өчен "Кол Шәриф" мәчетенең манарасы — 58 метр.

Шунысы да мәгълүм, мәчет бары тик халыктан җыелган акча хисабына гына төзелә. Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр https://fondjamig.ru сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән реквизитлардан файдалана ала. Шунда ук куар-код аша түләү мөмкинлеге дә булдырылган.

Фотолар Ләйсән Хәйруллинадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман