Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда трамвай юлларының 75%ы таушалган

Мэр әйтте.

Чаллыда трамвай юлларын капиталь ремонтлау бурычы тора. Тимер юлларның 75%, ягъни 85 км-ы таушалган хәлдә. 

«Трамвай юллары норматив буенча 22 ел саен капиталь төзекләндерелергә тиеш. Бездә 45 елдан артык ремонт күрмәгән юллар бар. Вагоннар да иске. Алар 16 елга исәпләнгән. Әмма бездә 26 ел йөриләр. Яңа вагоннар сатып алу өчен зур акчалар кирәк. Федераль һәм республика ярдәмнәреннән башка булмый», – ди мэр Наил Мәһдиев.  

Шулай ук Чаллыда яңа трамвай юлларын төзергә дә планлаштыралар. Иң беренче чиратта Мәләкәс аръягына таба. Төзелешнең беренче этабы буенча проект документлары дәүләт экспертизасын узган. Хәзер икенче этабы карала. Беренче этап төзелеш өчен – 1,7 млрд сум, икенчесе өчен 757,4 млн сум таләп ителә. Чаллының 400 еллыгын билгеләп үтүгә әзерләнгәндә әлеге сорау урыныннан кузгалыр дип ышана мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев