Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда трамвай паркы яңартылачак

Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Быел Чаллы җитәкчеләре трамвай паркын яңарту белән шөгыльләнәчәк.  Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә: «Бу эш Татарстан җитәкчеләре ярдәмендә башкарылачак», – диде.
Чаллыда «Шәһәр транспорты» предприятиесе карамагындагы 100 трамвайның 66сы 39 ел эшләгән. Норматив срок 16 ел тәшкил итә. 
Наил Мәһдиев трамвай паркын яңартуны Минскиның «Белкоммунмаш» предприятиесе белән берлектә башкарылуын әйтте.
– Чаллыда автобус паркын яңарту мәсьәләсе тулысынча хәл ителде. Хәзер трамвайларны яңартасы бар. Трамвайлар бик иске. «Шәһәр транспорты» предпритяиесе балансындагы 66 трамвай 39 ел элек маршрутларга чыккан. Алар ГОСТ буенча 16 ел гына кулланылышта булырга тиеш. Шуңа күрә ТР Рәисе Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә трамвай паркын яңарту турында карар кабул итте, – диде ул. 
Чаллы мэры узган атнада автокала делегациясенең Минскидагы трамвайлар җитештерү заводында булуы турында сөйләде. Бер вагон бәясе 100 млн сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл акча Магдеев