Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баланы кыйнаганнар - тренерны гаеплиләр

Инцидент балалар бакчасында булган.

Социаль челтәрләрдә бер төркем балаларның идәндә ятучы малайны кыйнавы чагылган видео таралды. Балалар аны типкәлиләр, сугалар. Шунысы гаҗәп –баланы кыйнарга тренер үзе кушкан сыман тоела. Видеодан күренгәнчә, ул балага бармагы белән төбәп күрсәтә. 

Әлеге видеоязма хокук сакчыларында кызыксыну уятты. Вакыйга «Колокольчик» балалар бакчасында узган елның октябрендә үк булган. Футбол секциясендә. Бу вакыйгадан соң, тренерны эшеннән азат иткәннәр. 

Зыян күргән баланың әнисе элемтәгә чыкты. Ул бу инцидент турында улының тәнендә күгәргән урыннарны күргәч кенә белгән.

«Ул арып идәнгә яттым ди. Шаярган, күрәсең, балалар шундый бит. Тренер аны кыйнарга кушкан. Мин башта моңа ышанмадым. Ата-аналар чатына яздым. Чыннан да, мондый хәл булган», – ди. 

Балага җитди зыян килмәгән. Әмма хәзер ул футболга йөрергә курка, начар йоклый, ди әнисе. ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Эш балигъ яшькә җитмәгән балалар белән эшләү бүлегенә җибәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев