Чаллыда тротуардан йөрүче машина йөртүчене ачыкладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тротуардан йөрүче машина йөртүчене ачыкладылар

Ул 32 яшьлек ир-ат.

31 августта Интернет челтәрендә видео пәйда булды. Анда "Вольво" автомобиленең җәяүлеләргә юл бирмичә, тротуардан йөрүе төшерелгән. Әлеге видеоязманы инспекторлар җентекләп тикшереп, юл кагыйдәләрен бозучының эзенә чыктылар. Ул 32 яшьлек ир-ат.  3 маддә буенча җаваплылыкка тартылды - 5 мең сум күләмендә штраф салдылар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл кагыйдәләре

Нет комментариев