Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тыны кысылган баланың гомерен саклап калдылар

Анда ларинготрахеит була.

Вируслы ларинготрахеит нәтиҗәсендә 1 яшьлек Тимурның тыны кысыла башлый. Бала хәлсезләнә, ютәлли, тавышы үзгәрә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып килгәндә сабыйның хәле тагын да начарлана – ул сулыш ала алмый башлый. 

Баланы реанимациягә алып кереп китәләр. Табиб Валерий Кондаков дәвалау курсы билгели. Тимурның гомерен саклап калу өчен тиз генә тиешле чаралар күрәләр.

“Бала сулыш ала алмый башлагач, интубация ясарга кирәк. Борын яки авыз аша трахеяларга кадәр көпшә үткәрәбез. Бәхеткә, барысы да яхшы узды, - ди табиб Валерий Кондаков. 

Шатлыгыннан әни кеше баласының гомерен саклап калган табибларга рәхмәт хаты язып калдырган. "Табибка, реанимация бүлеге хезмәткәрләренә, шәфкать туташларына игътибарлары һәм яхшы мөнәсәбәте, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләгәне өчен бик рәхмәтлемен”, - дигән Тимурның әнисе. Аларга сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уңышлар теләгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йогышлы авырулар хастаханәсе