Чаллыда укучыларның 60% 9 класстан соң китәргә җыена
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укучыларның 60% 9 класстан соң китәргә җыена

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

Чаллыда 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 60% 10нчы сыйныфка барырга теләми. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. Алар көллият, училищеларга укырга керергә ниятли. Укучыларның калган 40% укуларын мәктәпләрдә дәвам итәчәк. Кайбер мәктәпләрдә профильле сыйныфлар булдырылачак. ОГЭ тапшырган балалар алга таба үзләренә кирәк юнәлештә укый алачак, диде мәгариф идарәсе башлыгы. 

 

 


Нет комментариев